Афиша
Выбранные в наших коллекциях входные двери Грофф очень удачное решение.
       
 
Обо мне
Кешедән үч алырга яратмыйм»

Тулы исеме: Ильмира Рафаил кызы Нәгыймова.

Туган көне: 1992 елның 6 марты.

Туган җире: Менделеевск районының Ижовка бистәсе.

Белеме: Казан музыка көллиятенең 4 курсында укый.

Гаиләсе: әтисе Рафаил, әнисе Рәхилә, апасы Лилия (2008 елда вафат булган), абыйсы Динар, энесе Айнур (12 яшь), сеңлесе Гөлназ (9 яшь).

Үзендәге уңай сыйфат: тыйнак, аралашучан.

Тискәре сыйфат: бераз кыргыйрак.

Башкарган җырлары: «Ярат димим», «Ташлама», «Гомер үтеп бара» һәм башкалар.

Татар эстрадасында берсеннән-берсе үзенчәлекле җырчылар бихисап. Бу үзенчәлек артистларның киенү рәвешендә дә, җырлау манерасында да, башкарган җырларында да чагыла. Берәүләрнең күңеленә кыска киемнәрдән чыгып, сикереп-бии торган җырлар хуш килсә, икенчеләр тыйнаклыгы белән аерылып тора. Татар сәхнәсендә бер еллап элек пәйда булган яшь җырчы Ильмира Нәгыймова да, беренче чиратта, үзенең тыйнаклыгы белән җәлеп итә, дип әйтсәм, һич ялгышмамын. Ә башкалардан аерылып торучан үзенчәлекле тавышы турында әйтеп торасы да юк. Гадәттә, җырчылар белән беренче тапкыр аралашканда, мин аларга башка төрле күзлектән, сынап карыйм дияргә дә була. Араларында төрлесе бар, кайберләре 1-2 җыр яздырганнан соң, үзләрен күктәге йолдызлардан да биегрәк хис итәләр. Йолдызларга буй җитмәгән кебек, алар белән очрашу өчен дә кат-кат шалтыратырга кирәк. Әле араларында очрашу билгеләнгәннән соң да: «Эш килеп чыкты, вакыт таба алмыйбыз әле», — дип йөрүчеләр дә очрый. Билгеле, андыйлар белән икенче вакыт шалтыраткан очракта да сак буласың, үзең өчен билгеле бер нәтиҗәләр чыгарасың. Ә менә тамашачы күңелен яулап, сәхнә күгендә озак еллар балкып та, гади булып калган артистлар үзләренә карата хөрмәт уята. Яшермим, сәхнәгә тәүге адымнарын ясап килүче яшь җырчы Ильмира Нәгыймова белән очрашыр алдыннан, ул да «Йолдыз чире» белән авыручыларның берседер, мөгаен», — дип уйлап куйган идем, ялгышканмын булып чыкты. Беренче шалтыратуда ук, ягымлы гына сөйләшеп, шул көннең билгеләнгән сәгатендә редакциябезгә килеп керде ул. Бернинди борын чөерү дә сизмәдем үзендә. Киләчәктә дә иҗат өлкәсендә үссен, тагы да камилләшсен, ләкин гадилеген югалтмасын иде ул.

— Ильмира, укучыларыбызны үзең белән таныштырып үт әле. Кайсы як кызы буласың?

— Мин Менделеевск районының Ижовка бистәсе кызы. Гап-гади авылда туып-үстем. Әтием Рафаил машина йөртүче булып эшли, әнием Рәхилә исемле. Ул — пешекче. Без гаиләдә 5 бала үстек. Олы апам — Лилия исемле иде. Кызганычка каршы, аның юл фаҗигасенә эләгеп вафат булуына 3 ел булды. Апам урыс милләтеннән булган Сергей исемле егеткә кияүгә чыккан иде. Әти-әнием апаның башка милләт кешесенә кияүгә чыгуына, билгеле каршы төшкәннәр иде, аннары соң яшьләрнең бәхетләренә аяк чалмаска булдылар. Апам кияүгә чыккач та, алар гаиләләре белән Мәскәү шәһәрендә яшиләр иде. Егетнең әнисе чиркәүдә эшләгәч, апамны да үз диненә күндерде. Глеб исемле уллары да туган иде аларның. Ләкин берсендә апам авылга кайтырга җыенып йөргән вакытта алар ире белән ачуланышканнар да, шул көнне үк ул юл фаҗигасенә эләкгеп вафат булды. Сергей апаны өзлеп ярата иде, ул апамның артыннан чыгып киткән җиреннән кире өенә әйләнеп кайтмаган. Бүгенге көнгә кадәр менә инде 3 ел аның хакында берәү дә берни белми. Аның әниләре безнең белән бөтенләй аралашмыйлар, улларының үлемендә безне гаепле дип саныйлар, хәтта апаның улы белән дә күрештергәннәре юк. Апамның үлемен барыбыз да авыр кабул иттек. Аңарчы үземнең җырлар иңат иткәнем юк иде, ләкин авыр хәсрәт шулкадәрле көчле тәэсир иттеме. Апам истәлегенә дип язылган «Ялгыш адым» дигән җырымның көен дә, сүзләрен дә үзем иҗат иттем. Абыем Динар исемле, ул өйләнгән. Хатыны Гүзәл, Илнур исемле уллары бар. Мин өченче бала. Миннән соң туган энем Айнурга 12, сеңлем Гөлназга 9 яшь.

— Ильмира, җырлау сәләте сиңа кемнән бирелгән?

— Әти ягыннан күп кенә туганнарыбыз, бабайлар бик матур итеп җырлыйлар, әнием дә һинд җырларын бик матур башкара. Моң аларның икесеннән дә күчкән, күрәсең. Үзем 4-5 яшемнән балалар бакчасына йөргәндә җырлый башладым. Беренче тапкыр баянга кушылып «Ак чәчәкләр» җырын башкаруым исемдә.

— Артист булу балачак хыялың идеме?

— Юк, бала вакытымда мин спорт белән кызыксына идем. Чаңгыда йөрү, йөгерү, хәтта каратэ белән дә шөгыльләндем. Әтигә дә: «Мин кызлар армиясенә барам. Милиционер булам», — дип йөри идем. Бер вакытны каратэ буенча ярышка бардым. Каратэ алымнарында бер кагыйдә бар. Бер-береңә кагылырга ярамый, 5 см ара калырга тиеш. Мин барысын да уйлап бетермәгәнмендер күрәсең, ялгышлык белән бер кызны имгәттем. Аның борыныннан кан килүен күргәч, миңа шулкадәрле авыр булды. Хәтта чүт кенә аңымны җуеп егылмадым. Әлеге вакыйга каратэның минем өчен түгел икәнлеген аңларга ярдәм итте. Балачагымнан җыр белән кызыксынуым да көчле булгач, игътибар әнә шул якка юнәлде. Соң гына булса да, 7 нче сыйныфта укыганда, музыка мәктәбенә йөри башладым, 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, белемемне Казан музыка көллитендә дәвам итәргә булдым. Музыка буенча белем алу, миңа ничектер шулкадәрле җиңел бирелә. Хәзер дә менә концертлар чоры бит. Укырга бөтенләй йөргән юк. Ләкин укырга барсам да, барында шул ук көнне аңлап кайтам. Укытучыларга рәхмәтем зур, Аллага шөкер, алар хәлгә керә беләләр.

— Зур татар сәхнәсенә тәүге адымнарыңны ясау ничегрәк булды?

— 2009 елда мин продюсерлык үзәге үткәргән кастингта катнашып, үз көчемне сынап карарга булдым. Анда уңышлы гына чыгыш ясагач, бер айдан шалтыратып, үзләренә чакырдылар. Шул рәвешле, җырлар яздыра башладык, беренче клибым дөнья күрде.

— Әйе шул, «Ярат димим» исемле беренче иҗат җимешеңне күпләр яратып кабул итте. Җырлар яздырып, клиплар төшергәч, концертлардан кайтып кермәгәч, аритист тормышының ни икәнлеген үзеңдә дә чын мәгънәсендә сынап карадың. Без клипның әзер вариантын гына күрәбез. Ә менә төшерү процессында нинди кызыкларга очрарга туры килде, серен безгә дә чиш әле.

— 3 минутлык клипны 3 тәүлек дәвамында төшердек. Беренче көнне иртән мине чәчтарашчыга җибәрделәр. Анда 3 сәгать буе прическа ясадылар. Клип төшереләсе квартирга килгән идем, андагыларга чәчем ошамады, башка төрлегә үзгәрткән идек, тагын күңелләренә хуш килмәгәч, чәчне юып, бөдрәләттеләр генә. Иң беренче шулай эшлисе калган икән, дибез. Клип сценариясе буенча, мин егетем торган фатирда бар нәрсәне дә тузгытып, ватып бетерергә тиеш идем. Көне буе мендәрләрне тузгыттык, вазаны да ватык. Ул вазаны ватканда, аның кыйпылчыгы иренемә килеп эләгеп, аннан кан ага башлады. Аннары клипны төшереп бетергәч, бүлмәне кабат үз хәленә кайтару да күп вакыт, күп көч таләп итте. Нык арылган булуга да карамастан, бөтен җирне тузан суырткыч белән суыртып, ялтыратып чыгарга туры килде. Икенче көнне күп кенә кадрлар ресторанда төшерелде, өченче көнне студиядә уздырдык дияргә дә була, чөнки шул бер җырны 15 тапкыр җырларга, һәрбер хәрәкәтне кимендә 3 тапкыр нәкъ бер төсле итеп ясарга кирәк иде. Үзем тулаем канәгать калдым. Арытса да, кызык булды. Мин гадәттә клипны бер көндә төшерелә дип уйлый идем, бик озак төшерелә икән шул ул, хәзер белдек инде (Елмая).

— Клиптагы Ильмира белән тормыштагы Ильмира арасында охшашлык бармы?

— Юк. Сценарийны укып чыккач та, бу геройны башкарып чыга алырмынмы икән дип борчылып куйган идем. Әмма, Аллага шөкер, ерып чыктык, барысы да уңышлы булды. Чөнки мин тормышта бөтенләй башка холыклы. Кешегә зыян китерергә, үч алырга яратмыйм. Дөреслекне яратам, гаделлекне хөрмәт итәм.

— Ильмира, клипта сине бик чибәр егет янәшәсендә күрәбез. Ильмираның очрашып йөргән егетеме әллә бу, дип уйлап куючылар да бардыр?

— Булды, аны минем булачак ирем итеп кабул итеп бетерделәр кебек (елмая). Ул продюсерлык үзәгеннән табылган Тимур исемле егет. Аның белән аралашкан юк диярлек. Мурат Гайсин белән дуэт җырлавыбызны күреп алгач та, авылда: «Аның егетеме бу? Кайчан кияүгә чыга?» — дип өйдәгеләрне сорауга күмгәннәр. Артистны кем белән генә дуэт җырласа да, кавыштырырга гына торалар бит.

— Ә үзеңнең күңелеңә якын кешең бармы?

— Әлегә юк, ошатып йөргән егетләр күп анысы. Ләкин әлеге мизгелдә мин ялгыз, бер кешегә дә бәйле түгел. Миңа шулай рәхәт. Чөнки концертлардан кайтып кергәнем юк, диярлек. Шалтыратып: «Син кайда? Кем белән? Кайчан кайтасың?» — дип шалтыратып торсалар да авыр. Әлегә бөтен игътибарым карьерага юнәлдерелгән. Кияүгә чыгарга ашыкмыйм. Әле миңа 19 яшь кенә бит (Елмая).

— Синең күңелеңне яулап алырлык кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

— Кешенең дә бит бер төрлесе ошый, икенче төрлесе ошамый. Ул кеше төскә-биткә дә ямьсез булырга, ләкин аның күңел халәте минеке белән туры килеп торырга мөмкин. Кайбер кызлар бай егетләрне эзли, ниндидер таләпләр куя. Бай, дәрәҗәле егетләр минем тормышымда да очраганы булды, ләкин күңел андыйларга тартылмады. Әйтәм бит, җан ятарга тиеш.

— Иҗат кешесе өчен аның тынгысыз күңелен, эшен аңлый торган кеше очрату мөһим бит әле.

— Әйе шул, элек очрашып йөргән бер егетем кияүгә чыккач: «Өйдә генә утырасың», — дигән иде. «Ә минем хыялларыма киртә куелырга тиешме?» — дидем. Тормыш юлдашым булырлык кеше, беренче чиратта, минем иҗатымны яратырга, гастрольләргә тыныч күңел белән, ышанып чыгарып җибәрергә тиеш. Ярдәм кулы сузарга әзер кеше булсын иде.

— Күп кенә җырчылар, җырлары радио-телевидениеда яңгырый башлагач, «йолдыз чире» белән авырый башлый. Гадәттә аны беренче чиратта дуслар сизеп ала башлый.

— Миндә «йолдыз чире» бар дип әйтмәс идем. Д усларым белән элеккечә яхшы аралашам, хәтта тагы да якын күрә башлаганмындыр әле үзләрен. Мин элек бик тыйнак кеше идем. Кешеләр белән дә ачылып аралашканым булмагандыр, ә хәзер бөтенләй киресенчә, барысы белән дә ачык аралашам. Социаль челтәрдә 5 меңнән артык дустым бар. Иҗатым белән кызыксынучылар көн дә язалар. Аларга җавап биреп өлгереп тә булмый. Кайберләре: «Син хәтта җавап та бирмисең», — дип үпкәлиләр. «Сәлам, ничек хәлләрең?» — дигән сорауга нәрсә дип җавап бирәсең инде. Әгәр дә минем тормышыма, иҗатыма бәйле дөрес сорау бирүчеләрне игътибарсыз калдырганым юк.Шунысын әйтеп китим әле, социаль челтәрдә гомердә дә аралашканым булмаган таныш кызлар эзләп табып яза башладылар. «Әйдә, кайтсаң, очрашыйк әле» — диләр. «Нәрсәдән сез шулай яза соң әле?» — дип язсам, «Син бөтенләй йолдыз чире белән авырый башлаган шул инде. Ә синең белән элек бик яхшы аралаша идек бит», — диләр. Югыйсә, бөтенләй дә ачылып китеп аралашканым булмаган кешеләр үзләре. Минем моңа исем дә китми, игътибар бирмим. Чөнки миңа алдан ук. «Сәхнәдә таныла башла әле, уйламаган дусларың да килеп чыгачак», — дип әйткәннәр иде. Дөрес сүзләр шул.

— Илмира, син җырлар иҗат итәм, дидең. Илһам сиңа тәүлекнең кайсы вакытында килә?

— Нинди дә булса көй йоклаганда да колагыма ишетелергә мөмкин. «Хәзер моны торып язарга иде», — дип уйлап куям да, иренеп ятып йоклап киткңәм. Иртән ул онытылган була инде. Автобуста йөргәндә, ашарга пешергәндә, юынганда килергә мөмкин ул илһам. Ә менә махсус утырсаң, язуы читенрәк. Тик шулай да язарга кирәк булгач, язасың. Гөлназ Гарипова сүзләренә язылган «Мәхәббәткә таян» дигән дуэт җырга көйне үземә язарга куштылар. Бер көндә, ничек языйм икән моны дип елап бетсәм, беттем, ләкин мин аны барыбер язып чыктым.

— Үз стилеңне булдыруда кем булыша? Имиджыңны үзгәртү теләгең юкмы?

— Бернинди иганәчем дә юк. Концертларда эшләгән акчага, үзем кибеткә барып, сәхнә күлмәкләре сатып алам. Кигән киемнәремә мин бик игътибарлы. Концерт күлмәкләрем озын яисә тездән. Ачык кием кияргә яратмыйм. Киемем уңайлы булмаса, җырлый алмам төсле тоела. Ул чиста, үтүкләнгән булганда гына үземне ышанычлы хис итәм.

Имиджга килгәндә чәчемне буярга кушканнар иде, дә ризалашмадым, чөнки үз чәчемнең төсе үземә ошый.

— Сәхнә матурлыкны ярата, син бу юнәлештә ниләр башкарасың? Талдай зифа буеңны саклап тотуда, нәрсә ярдәмгә килә?

— Матурлык салонына йөргәнем юк, студентның анда йөрергә акча каян килсен? Чәчемне кычыткан, ромашка төнәтмәләре белән чайкатырга тырышам. Фен белән түгел, табигый юл белән киптерүгә өстенлек бирәм. Мин көннән-көн ябыга барам, бераз авырлык җыйсам да әйбәт булыр иде (Елмая). Безнең нәселдән килә торгандыр ул. Мин күпме генә тырышсам да, артык авырлык җыя алмыйм. Авырлыгым 1 килога артса да, сәхнәгә чыксам да аны, бик тиз югалтам, бәлки энергиямне шулкадәр алалар микән?

— Энергия дигәннән, дөрестән дә, күпме кеше күз алдында чыгыш ясаганнан соң, хәлсезлек сизелми калмый торгандыр, күз тидермәс өчен нәрсә дә булса эшлисеңме соң? Мәсәлән, әби-бабайларбыз үзең белән миләш ботагы йөртергә киңәш иткәннәр бит.

— Юк, күлмәкнең арткы ягына булавка гына куям. Чынан да кайбер вакыт сәхнәдә җыр-җырлап чыккач, үзеңә энергия өстәлүен сизәсең, ә кайчак бер бакча казып чыккандай арыганлык сизелә. Кешеләрнең дә бит төрлесе бар бит, кайберләре неатив белән, икенчеләр сокланып карарга мөмкин. Кемдер энергия бирә, кемдер киресенчә тартып ала.

— Ильмира, иҗатыңа күз салсак, күп җырларың лирик рухта. Аларны махсус шулай сайлап аласызмы?

— Дөрестән дә, моңлы җырлар җырларга яратам шул. Ни өчен шундыйлар туплана торгандыр, үзем дә белмим. Халык бит шундый лирик җырларга тартыла. Аллага шөкер, җырларымны яратып кабул итәләр. Күпләр, бу яисә теге җыр минем тормышымны сүрәтли, диләр. Җырлар кеше күңеле белән аваздаш булганга, күңеленә якын була торгандыр, күрәсең. Әле менә күптән түгел авылдашым Ләйсән исемле кыз иҗат иткән «Бәхет таулары» дигән лирик рухтагы җыр яздырган идек.Ул да тамашачы күңеленә хуш килер, дип ышанып каласы килә. Ләкин киләчәктә, репертуарыма тиз рухта башкарыла торган җырлар җырларга да кертергә ниятлим. Алла боерса, киләсе елга тәүге альбомымны чыгарырга планлаштырам. «Буламы соң?» дигән җырга клип төшерергә ниятлибез.

— Планнары зурдан булган, иҗат дәрте ташып торган Ильмирага зурдан зур уңышлар теләп калабыз.

Алинә Җамалиева.